news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Коксаки вирусына карата сораулар буенча кайнар линия эшли башлады

Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе гражданнарга Коксаки вируслары китереп чыгарган инфекциягә карата сораулар буенча консультацияләр бирү өчен кайнар линия эшен оештырды. Республикада яшәүчеләрдән чит илдән кайтканнан соң йогышлы авыру билгеләре барлыкка килүне ачыклаган очракта кайнар линиягә мөрәҗәгать итүләрен сорыйлар.

«Мәгълүмат оператив җавап бирү, шулай ук узган айдагы вәзгыятьне ретроспектив бәяләү өчен җыела», – диелә хәбәрдә.

Кайнар линиягә мөрәҗәгать иткәч ведомство белгечләренә түбәндәге мәгълүматны хәбәр итәргә кирәк:

  • чит илдә булу чоры;
  • ял итү урыны;
  • кунакханә;
  • илгә кире кайту датасы (яки якынча датасы);
  • кайткач сәламәтлек хәле (инде кайткан очракта);
  • хәл начараю датасы;
  • авыру билгеләре;
  • ял вакытында яки ялдан кайткач медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү-итмәү;
  • туристик оператор һәм иминият компаниясе атамасы;
  • контакт мәгълүматлар.

Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе кайнар линиясенә эш көннәрендә 09:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр (843) 238 96 84 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шулай ук Роспотребнадзорның бердәм консультация үзәге бушлай номерына шалтыратып консультация алырга була 8 800 555 49 43.

Элегрәк «Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, республикада Коксаки вирусы белән авыручылар саны артмый. Хәзерге вакытта табиблар берничә генә очракны билгеләп үтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100