news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда көчле җил һәм температураның бераз төшүе көтелә

Бүген, 4 июльдә, Татарстанда һава шартларының бозылуы һәм температура фонының бераз кимүе көтелә. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава саклана. Урыны белән бераз яңгыр явачак.

Җил төньяк-көнчыгыштан исәчәк. Көндез бөтен төбәктә, шул исәптән Казанда да, җил көчәйгәндә аның тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк, дип билгеләп үтә синоптиклар.

Республикада тәүлекнең караңгы вакытында һава температурасы +9..+14 градус була, башкалада — +11..+13 градус. Көндезге сәгатьләрдә һава +19..+24 градуска кадәр җылына. Казанда +21..+23 җылылык көтелә.

«Татар-информ» Татарстанда бу атнаның беренче көннәре яңгырсыз буласын хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100