news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кеше мәетләре, фаразлар буенча, 2 бала мәете калдыклары табылган

Тикшерү мәетләрнең хатын-кыз һәм баланыкы булырга мөмкин дип тә фаразлый

 (Казан, 2 сентябрь, “Татар-информ”). Татарстанның Биектау районында, җир эшләре башкарганда, 2 кеше мәете калдыклары табылган, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте.

Калдыклар 31 август көнне иртән Чыкчык авылының Тынычлык урамында урнашкан йорт хуҗалыгы территориясендә 2,5 м тирәнлектә табыла. Тикшерү мәетләрнең 2 баланыкы яисә хатын-кыз һәм баланыкы булырга мөмкин дип фаразлый. Хәзерге вакытта алар экспертизага җибәрелгән.

Әлеге очрак буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү органнары тарафыннан беренчел тикшерү үткәрелә. Мәетләргә берничә дистә ел булырга мөмкин дип бәяләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100