news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда карабодай һәм дөге бәясе арзанайган

19-26 сентябрьдә Татарстанда карабодай ярмасының бәясе 4 процентка, дөгенеке 3 процентка төшкән.

Шулай итеп, 1 кг карабодайның бәясе 101 сумнан 97 сумга кадәр төшкән, ә дөгенең килограммын 92 сумнан (элек - 95 сум) алып була. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә.

Шул ук вакытта республикада яңа өзеп алынган кыяр бәясе арта, помидор белән бананнан тыш, калган җиләк-җимеш һәм яшелчәнең бәясе төшү дәвам итә.

Шулай итеп, 1 кг кыяр бәясе 6,5 процентка арткан – 70 сумнан 74 сумга кадәр. Моннан тыш, яңа өзеп алынган помидорның бәясе 65,5 сумга кадәр һәм банан 75 сумга кадәр күтәрелгән.

1 кг алма бәясе 91 сумга кадәр, суган 26 сумга кадәр, кәбестә 16 сумга кадәр төшкән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100