news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кара-каршы ике машина бәрелешкәндә имгәнгән пассажир үлгән

Татарстанның Лаеш районында кичә Kia белән Toyota автомобильләре һәлакәтендә беренче машинадагы 75 яшьлек пассажир имгәнгән иде. Ул тән җәрәхәтләреннән хастаханәдә үлгән. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Һәлакәт факты буенча ведомство тикшерү башлаган, фаҗига урынына район прокуроры Глеб Тимофеев барган.

Искәртик, һәлакәт кичә кич республиканың Лаеш районың Казан-Оренбург юлында булган.

Kia автомобиле йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм Toyota белән бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәтендә беренче машинаның ике пассажиры үлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100