news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда күп фатирлы 980 торак йортта капиталь төзекләндерү эшләре башланган

Илдар Халиков киңәшмәдә, май ае башындагы бәйрәм көннәре республиканың төзүчеләре өчен ял саналмый, диде

 (Казан, 30 апрель, “Татар-информ”). Татарстан Республикасында Дәүләт торак инспекциясе (ГЖИ) мәгълүматлары буенча, 2015 елның 29 апреленә 42 муниципаль районда 2 мең 652 инспекцион тикшерү уздырылган, аның нәтиҗәләре буенча 10 районда техника куркынычсызлыгын бозу очраклары ачыкланган.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.

Мәктәпләргә капремонт буенча 29 апрельгә барлык 136 объектта эш башланган.

Балаларны сәламәтләндерү лагерьларына капремонт программасы кысаларында 2015 ел программасын финанслауның күләме 76 млн. сум тәшкил итә. 14 лагерьда капиталь төзекләндерергә планлаштырылган.

Яшүсмерләр клубларын төзекләндерү буенча шулай ук 28 объектта эш башланган.

Фәрит Хәнифов ТР Газлаштыру фондының программасын тормышка ашыру турында хәбәр итте. 2015 елда 3 мең 828 фатирны аерым-аерым җылыту системасына күчерү планлаштырыла.

2015 елда “Авылларны су белән тәэмин итү” программасы кысаларында 301,3 км суүткәргеч челтәр төзү, 38 артезиан скважинасы бораулау һәм 38 су башнясын урнаштыру планлаштырыла.

Илдар Халиков киңәшмә барышында май ае башындагы бәйрәм көннәре республиканың төзүчеләре өчен ял саналмый, диде. Аның сүзләренчә, төзелеш объектларындагы эшне көчәйтү өчен һәрбер җылы көнне файдаланырга кирәк.

ТР Президенты матбугат хезмәте шулай дип хәбәр итте.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100