news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда көчле җил һәм юеш кар явуы көтелә

Көндез һава температурасы 5тән 10 градуска кадәр җылы булачак

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә республикада аязучан болытлы һава. Төнлә һәм көндез яңгыр, төнлә кайбер районнарда юеш кар явуы ихтимал. Шулай ук көньяк-көнбатыштан искән җил секундына 15-18 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

18 апрель төнендә 0-5, ә көндез 5-10 градус җылы булуы көтелә. Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарында иң җылысы, төньяк-көнбатышта иң салкыны булачак. 

Казанда болытлы һава, яңгыр явуы ихтимал. Төнлә 1-3, көндез 6-8 градус җылы була.

19 апрель төнендә алмашынучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми. Термометр баганалары 2-3 градус җылыны күрсәтәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.  

news_right_1
news_right_2
news_bot