Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда Ижевск мәктәбендә һәлак булганнар истәлегенә мемориаллар барлыкка килде
Татарстан шәһәрләрендә Ижевскидагы 88нче мәктәптә булган фаҗига корбаннарына багышланган вакытлыча мемориаллар барлыкка килә. Андый урыннарны Казан, Чаллы, Менделеевск һәм Әлмәттә оештырдылар. Аларга кешеләр гаиләләре белән килә, чәчәкләр һәм уенчыклар китерә.
Һәлак булганнарны искә алырга теләүчеләр Казанда Ленин бакчасына, Чаллыда – Азатлык мәйданына, Әлмәттә – нефтьнең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркы янындагы «Мәңгелек ут» мемориалына, Менделеевскида – «Яшьлек» кинотеатрына килә ала.
«Бу гаепсез балаларның авыр туфрагы җиңел булсын», – диде Чаллы мэры Наил Мәһдиев, розаларын мемориалга куеп. Аңа Башкарма комитет башлыгы Фәрит Сәлахов, Мәшгульлек үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова, шәһәр районнары администрацияләре башлыклары һәм башкалар кушылды.
Менделеевскида стихияле мемориал «Яшьлек» кинотеатры янында барлыкка килде. Район башлыгы Радмир Беляев мемориалга чәчәкләр салды һәм һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алды. «Сүз табу кыен. Коточкыч фаҗига, бернинди гаебе булмаган балалар, олылар һәлак булды. Менделеевскның барча халкы югалту хәсрәтен уртаклаша», – дип белдерде ул.
Мемориалга район башлыгы белән хәрби комиссар Сергей Залуженко, ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Лариса Кривилева, социаль мәсьәләләр буенча урынбасар Константин Макаров, мәдәният һәм мәгариф оешмалары хезмәткәрләре, мәктәп укучылары килде.
Искәртеп узабыз, Ижевск мәктәбенә һөҗүм вакытында 17 кеше – 11 бала һәм алты олы кеше һәлак булды.
26 сентябрь иртәсендә әлеге мәктәпнең элеккеге укучысы уку йортында утлы коралдан ут ачты һәм соңыннан үз-үзенә кул салды. Ике маддә буенча җинаять эше кузгатылган. Удмуртия Республикасында матәм игълан ителде.
Россия Президенты Владимир Путин фаҗига уңаеннан кайгы уртаклашты һәм һәлак булучыларның туганнарына һәм якыннарына ярдәм күрсәтергә кушты. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та кайгы уртаклашу телеграммасы юллады.
Фото, видео: Мендедевск районы матбугат хезмәте, мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр идарәсе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз