news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда иртәгә 31 градуска кадәр эсселек көтелә

Иртәгә, 7 июльдә, Татарстанда +31 градус эссе булачак. Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шул турыда хәбәр итте.

Алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә явым-төшемсез. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан  исәчәк.

Һава температурасы төнлә +9..+14, төбәкнең көнбатыш районнарында +17 градус булачак.

Көндезен +26..+31 градус эссе булыр дип көтелә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100