Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда йөк машинасы трассадан кырыйга төшеп ауган, йөртүче имгәнгән
Кичә кич Татарстанның Азнакай – Урыссу трассасында юл һәлакәте булган: Ютазы районының Кәрәкәшле авылы янында Skania йөк машинасы юл кырыена төшеп ауган.
Шаһитлар сүзләреннән билгеле булганча, йөк машинасы йөртүчесе хәрәкәт вакытында юл кырына төшеп киткән һәм, нәтиҗәдә, зур авырлыклы автомобиль ян ягына янтайган.
«Урынга ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре, автоинспекторлар һәм коткаручылар килде. Төрле имгәнүләр алган шоферны хастаханәгә алып киттеләр», – дип сөйләде агентлыкка фаҗига шаһитлары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз