news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда йөк машинасы белән җиңел автомобиль кара-каршы бәрелешкән, йөртүче кыз үлгән

Кичә кичке уннар тирәсендә Татарстанның Минзәлә районындагы трассада юл һәлакәте булган.

Якынча мәгълүматлар буенча, «Лада» машинасы белән идарә итче 21 яшьлек кыз юлда имин тизлек сайламаган һәм, каршы якка чыгып, DAF йөк машинасы белән кара-каршы бәрелешкән. Республика Дәүләт автоинспекциясендә шул турыда сөйләделәр.

 

Фото: © ТР ЮХИДИ

Юл-транспорт һәлакәте шаһитлары сүзләренә караганда, көчле бәрелүдән җиңел машина тимер-тормыр өеменә әверелгән һәм юл кырына чыгып очкан. Йөртүче кыз машина салонында кысылып калган.

«Лада» автомобиле йөртүчесе урында ук үлгән. Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана», – диелә Татарстанның ЮХИДИ хезмәте хәбәрендә.

 

Фото: © ТР ЮХИДИ

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100