news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда илдәге ирекле складларның иң беренчесен эшләтеп җибәрергә мөмкиннәр

Дәүләт Думасы «Таможня җайга салу турында» законга төзәтмәләр кабул итте. Үзгәртелгән канун Россиядә бонд (ирекле) складлары (чит ил товарын таможня процедураларын үтмичә һәм салым түләмичә генә озак сакларга мөмкин булган мәйданчыклар) ачу буенча эксперимент башларга мөмкинлек бирә. Мондый складларның берсе Татарстанда барлыкка килергә мөмкин.

«Без Россиядәге беренче бонд складларының берсе тиздән Татарстанда оештырылыр дип өметләнәбез. Моның өчен без зур күләмдә әзерлек эшләре башкардык», – дип сөйләде Татарстан Президенты каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев.

Ул билгеләп үткәнчә, мондый проектны раслау теләк-тәкъдиме белән Татарстан чыкты. 2020 елның июль ахырында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Премьер-министры Михаил Мишустинга Татарстан Республикасының Россиядә беренче бонд склады төзү экспериментында катнашырга әзер булуы турында мөрәҗәгать юллаган.

Мондый складлар булдыру чит илдән кертелә торган товарларны урнаштыру һәм аларны таможняда рәсмиләштерүне интернет-кибетләрдә саткан вакытта гына үткәрергә мөмкинлек бирәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100