news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда юл һәлакәтендә берничә кеше зыян күргән

Кичә республиканың Чирмешән районында Күтәмә авылы янында юл-транспорт һәлакәте булган. Анда Hyundai һәм УАЗ автомобильләре кара-каршы бәрелешкән. Бәрелешүдән соң «буханка» түбәсенә әйләнеп капланган.

«Татар-информ»га шаһитлар хәбәр иткәнчә, УАЗ автомобилендә сигез кеше булган. Аларның барысын да ашыгыч ярдәм бригадасы алып киткән, ике кеше авыр хәлдә булган. Шулай ук җиңел машинадагы бер кеше медикларга мөрәҗәгать иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100