Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда игеннәр 425 мең гектар мәйданда суктырылган
Татарстан Республикасында барлык районнар да бөртекле культураларны урып-җыюга кереште. Игеннәр 425 мең гектар мәйданда суктырылган, бу планда билгеләнгәннең 28 проценты дигән сүз. Барлыгы 1,6 миллион тонна ашлык җыеп алынган, уңыш гектарыннан уртача 39 центнер тәшкил итә. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шундый мәгълүматлар китерде.
Уракта Аксубай, Яңа Чишмә, Нурлат, Тәтеш, Минзәлә, Актаныш, Мөслим һәм Ютазы районнары әйдәп бара.
Залаков сүзләренчә, урып-җыю вакытында ашлык ташуга да зур игътибар бирү зарур. Ашлыкны басудан саклау урынына ташыган вакытта хуҗалыклар аның күпмедер өлешен югалта. Урып-җыю чорында юл читендә бик күп коелган ашлыкка тап буласың. «Идарә башлыкларына югалтуларга юл куймас өчен хуҗалыклар белән эшләргә кирәк», - дип искәртте министр урынбасары.
Ул шулай ук терлек азыгы әзерләү процессы хакында да хисап тотты. «13 августка 625 мең тонна печән һәм 3 миллион тонна сенаж әзерләнгән. Печән әзерләү буенча план 78 процентка арттырып үтәлгән, сенаж әлегә планның 86 процентын тәшкил итә. Бүгенгә республикада бер шартлы терлеккә уртача 23 центнер азык берәмлеге әзерләнгән, бу планның 58 проценты (план - 40 центнер азык берәмлеге) дигән сүз», - дип билгеләп үтте Залаков.
Министр урынбасары искәрткәнчә, 1 сентябрьдән ашлык һәм аны эшкәртү продуктларын күзәтү Федераль дәүләт мәгълүмати системасы мәҗбүри булачак. Җитештерелгән барлык ашлык системага кертелергә тиеш.
«Бүген барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә әлеге системада теркәлгән, - диде Наил Залаков. – Әмма ашлык партияләрен формалаштыру һәм аны ташыганда тиешле документлар әзерләү процессы җитәрлек дәрәҗәдә актив бармый. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы, системада ашлык сату турында мәгълүмат урын алган очракта, аны сатуда дәүләт ярдәме бирергә ниятли».
Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз