news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда һава шартлары бозылу сәбәпле кисәтү игълан ителде

Бүген Татарстан территориясендә һава шартларының кискен бозылуы көтелә. Шуңа бәйле рәвештә, ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе кисәтү игълан итте.

Аерым алганда, 2 июньдә 16.00 сәгатьтән 3 июньдә 9.00 сәгатькә кадәр республикада урыны белән яшенле, көчле яңгыр һәм боз явачак.

Моннан тыш, җилнең тизлеге секундына – 15-20, урыны белән 24 метрга кадәр җитүе көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100