Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда хатын-кызлар ир-атлардан 10 елга озаграк яши - ТР сәламәтлек саклау министры
Гадел Вафин сүзләренчә, быел медицина хезмәткәрләре, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап, хезмәт коллективларында лекцияләр укыячак
(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда хатын-кызлар, ир-атларга караганда, 10 елга озаграк яши. Бүген бу хакта ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин "Радиоприбор" ААҖ хезмәткәрләренә йөрәк-кан тамырлары авырулары килеп чыгуның төп сәбәпләре турында беренче лекция барышында белдерде.
"Мин чын күңелдән үзегезне туганнарыгыз һәм якыннарыгыз, онык һәм оныкчыкларыгыз өчен саклауны һәм сезгә озын, бәхетле, имин тормыш телим", - дип теләде завод хезмәткәрләренә министр.
Журналистларга биргән интервьюда Гадел Вафин, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы өчен республикада яшәүче һәр кешегә йөрәк-кан тамырлары авырулары килеп чыгу сәбәпләрен аңлату мөһим, диде. Ведомство тарафыннан кисәтүнең яңа стратегиясе формалаштырылган, аның нигезендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау тора, ул гомерне сакларга, озайтырга һәм аның сыйфатын яхшыртырга булышачак.
"Хезмәт коллективларына чыгарга кирәк, чөнки кешеләр күп эшли. Алар больничныйларга теләп чыкмый һәм сырхауханәләргә йөрми. Без авыру эшкә яраклы кешеләрдә күбрәк күзәтелә дип саныйбыз", - дип билгеләп үтте респуликаның баш табибы. Министр ассызыклаганча, быел барлык медицина хезмәткәрләре эш коллективларында лекцияләр укыячак.
"Без пациентларны зарарлы гадәтләрдән баш тартырга һәм файдалы гадәтләргә ияләштерергә стимуллаштыручы сүзләрне табарга тиеш", - дип йомгаклады сүзен сәламәтлек саклау министры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз