Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда хатын-кыз депутатлар мәктәптә туклану буенча кайнар элемтә оештыра
Татарстанда яшәүчеләр 2 февральгә кадәр кызыксындырган сорауларын бирә ала.
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе хатын-кыз депутатлары һәм Татарстанда Кеше хокуклары буенча тулы вәкаләтле аппарат хезмәткәрләре мәктәптә туклануны оештыру буенча кайнар элемтә үткәрә.
«Сишәмбе, 2 февральдә, Татарстанда "Республиканың гомуми белем бирү оешмаларында укучыларны кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру"га багышланган кайнар элемтә эшләячәк. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстанда яшәүчеләр мәктәптә туклану буенча кызыксындырган сорауларын 236-00-71 һәм 8-9393-453-750 телефоннары буенча шалтыратып бирә ала. Шалтыратулар көндезге сәгать уннан кичке сәгать бишкә кадәр кабул ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз