news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда гыйнвар ахырына торак төзелеше буенча еллык планның 2,5 проценты үтәлгән

Быел Татарстанда 2 миллион 755 мең квадрат метр торак төзү планлаштырыла.

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Гыйнвар ахырына Татарстанда 69 мең квадрат метр торак төзелгән.

Бу агымдагы 2022 елга булган планның нибары 2,5 процентын гына тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Барлык муниципалитетлар катнашында видеоконференция форматында оештырылган киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

18 гыйнварга расланган 2022 елга торак төзелеше программасы буенча Татарстанда 2 миллион 755 мең квадрат метр торак төзү планлаштырыла. ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы республиканың муниципаль районнары җитәкчеләреннән торак төзелешен шәхси контрольгә алуны сорады.

Шул ук вакытта социаль ипотека программасы буенча быелга планлаштырылганның 22 проценты — 33 мең квадрат метрдан артык торак төзелгән инде. Әлеге программа буенча барлыгы 72 торак йорт төзү планлаштырыла.

Моннан тыш, коммерцияле компанияләр гомуми мәйданы 35,6 мең квадрат метр булган сигез күп фатирлы йортны төзеп файдалануга тапшырганнар, бу планның 4 процентын тәшкил итә, дип билгеләп үтте докладчы.

Министр аерым категориягә керүче гражданнарны торак белән тәэмин итү программаларына тукталды — 2022 елда барлыгы 679 гаилә торак алырга тиеш. Алар арасында иң күбе ятим балалар — әлеге категория буенча торак аласы 600 кеше арасына торак алуга хокукы быел бирелгәннәр дә керә.

Моннан тыш, биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче 22 күпбалалы гаилә, 50 яшь гаилә һәм мәҗбүри күченүче гражданнар, Ерак Төньяктан күчеп кайтучылар һәм чернобыльчеләр арасыннан җиде кеше торак алырга тиеш, дип ачыклык кертте Айзатуллин.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Татарстан хакимиятенең, бәяләр артуга карамастан, 2022 елда 3 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырырга исәп тотуы турында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100