Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда грипп һәм ОРВИ аркасында дүрт мәктәп ябылган
120 мәктәптә кайбер сыйныфларда дәресләр үткәрелми.
(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда эпидемиологик вазгыять аркасында дүрт мәктәп тулысынча ябылган.
«120 мәктәптә кайбер сыйныфларда дәресләр үткәрелми. Авыруның күпләп таралуына юл куймау максатыннан дүрт мәктәп тулысынча ябылган. Биредә Минзәлә һәм Зәй районнарындагы – берәр, Лаеш районындагы ике мәктәп хакында сүз бара», - дип хәбәр итте ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.
Әгәр мәктәп яки сыйныфта балаларның 20 проценты грипп яисә ОРВИ белән авырып китсә, аларны өйләренә кайтарып җибәрәләр, ә сәламәт балалар үтелгән материалны кабатлый. Уку процессын оештыру формасы турындагы карарны мәктәп директорлары һәм мәгариф идарәсе муниципаль органнары кабул итә.
Республикада 466 207 мәктәп укучысы һәм 31 801 укытучы көн саен иртән медицина фильтры уза. Бүген – 884, узган елның 1 сентябреннән башлап 36 920 укучы иртәнге фильтрны үтмәгән.
«Татар-информ» агентлыгы Татарстанда мәктәпләрне дистанцион белем бирүгә күпләп күчерергә планлаштырылмавы хакында элегрәк хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз