news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда «Фермер мәктәбе»ндә катнашучы аграрийларны сайлап алу башланды

15 августта Татарстан Республикасында «Фермер мәктәбе» укыту проектында катнашу өчен конкурс нигезендә сайлап алу башланды. Белем бирү программасын Россельхозбанк Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә оештыра. Укулар Казан дәүләт аграр университеты базасында узачак.

Бушлай уку программасында агробизнес турында һөнәри белем алу белән кызыксынучы яшь фермерлар катнаша ала. Болар Татарстан Республикасыннан крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар булырга мөмкин. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итте.

«Фермер мәктәбе»ндә катнашу өчен 29 августка кадәр (шул көнне дә кертеп) «Свое Фермерство» аша заявка җибәрергә кирәк, ә кирәкле документлар исемлеген, презентацияне һәм/яки видеороликны электрон адреска: sh.fermer_rt@mail.ru җибәрергә.

Катнашу шартлары белән тулырак Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында танышырга мөмкин.

Һәр катнашучы бары тик бер проект кына тәкъдим итә ала. Конкурс материаллары эксперт жюри утырышларында каралачак. Җиңүчеләр «Фермер хуҗалыгы агробизнесы» дигән 252 сәгатьлек яңадан һөнәри әзерләү программасы буенча бушлай укуга сертификатлар алачак, грант ярдәме алу өчен билгеләнгән үрнәктәге диплом биреләчәк.

Укулар 20 сентябрьдә башлана. Яшь фермерлар өчен ике юнәлеш: «Кошчылык» һәм «Терлекчелек» буенча теоретик дәресләр һәм күчмә практик мастер-класслар эшләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100