news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда фән тармагында эшләүче яшьләр өчен торак алу программасы эшләнә

Программаның механизмнары медицина хезмәткәрләре өчен кертелгән ипотека үрнәгендә әзерләнә.

(Казан, 24 март, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстанда фән тармагында эшләүче яшьләргә торак алуда ярдәм итү мәсьәләсе карала.

Татарстанның Яшьләр эшләре буенча министры Тимур Сөләйманов шул турыда белдерде. Әлеге яңалыкны ул «Объясняем. Республика Татарстан» порталының туры эфиры вакытында әйтте.

«Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды һәм Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы белән берлектә механизмнар эшләнә. Аларның кайберләре медицина хезмәткәрләре өчен кертелгән программа үрнәгендә беренче түләүне һәм айлык түләүләр күләмен үзгәртүне, субсидияләүне күз алдында тота», — дип аңлатты ул.

Татарстанда 2020 елдан башлап яшь гаиләләр өчен социаль ипотека программасы гамәлгә ашырыла. Аның ярдәмендә еллык 7 процент ставкалы ипотека кредиты алырга була.

news_right_1
news_right_2
news_bot