news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда эсселек аркасында урманнарга баруны тыйдылар

Татарстанда эссе һава торышы белән бәйле рәвештә якындагы өч атнада урманнарга баруга һәм транспорт керүгә тыю кертелде. 

«Бу карар ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан имзаланды һәм республика хокукый мәгълүмат порталында чыгачак. Мондый чикләү җәй буена икенче тапкыр кертелә. Беренче чикләү 8 июльдә башлап 21 көнгә кертелгән иде», - диделәр Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Карар нигезендә, чикләү 9 августтан Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Әлки, Әлмәт, Арча, Баулы, Биләр, Болгар, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Ислейтар, Кайбыч, Идел буе, Шәһәр яны һәм башка урманчылык территориясендә 21 көн дәвамында гамәлдә була.

Урман хуҗалыгы министрлыгында белдерүләренчә, 2021 елда аномаль эсселек аркасында Татарстанда гражданнарның урманнарда булуына чикләүләр биш тапкыр кертелгән. Узган ел безнең төбәк территориясендә 210 гектар мәйданда 19 урман янгыны теркәлгән. Быел урман янгыннары булмады, бүгенге көнгә 397 термик нокта теркәлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100