news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда эшче һөнәрләргә ихтыяҗ зур булган өлкәләр аталды

Мәктәпне тәмамлап эшче һөнәр үзләштерергә теләүче яшьләр Татарстанда машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, җир өсте транспорты техникасы һәм технологияләре, төзелеш, икътисад, энергетика, педагогика фәннәре, азык-төлек продукциясе технологиясе, нефть химиясе өлкәләрен сайлый ала.

Татарстанда эшче һөнәрләргә ихтыяҗ зур булган өлкәләр аталды
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Яңа уку елында Татарстан колледжлары һәм техникумнары 21 мең абитуриент кабул итәргә әзерләнә, шул исәптән бюджет урыннары 17 меңгә якын. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова хәбәр итте.

Мәктәпне тәмамлап эшче һөнәр үзләштерергә теләүче яшьләр өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан иң күп тәкъдим ителгән белгечлекләр - машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, җир өсте транспорты техникасы һәм технологияләре, төзелеш, икътисад һәм идарә, энергетика, педагогика фәннәре, азык-төлек һәм көндәлек кирәк-ярак товарлары технологиясе, нефть чыгару һәм нефть химиясе өлкәләре. Бу әлеге тармакларда эшли алырдай белгечләр якын киләчәктә хезмәт базарында үз урынын таба алачак дигән сүз.

Бүгенгесе көндә Татарстанда 96 һөнәри белем бирү оешмасы (колледжлар һәм техникумнар) эшли, шуларның 88е — дәүләтнеке, 8е — шәхси оешмалар. Аларның республика буенча урнашуын карасак, Казанда — 24, Чаллыда — 12, Түбән Кама районында — 8, Әлмәт районында — 6, Бөгелмә районында — 5, башка районнарда берәр, икешәр яки өчәр колледж һәм техникум бар.

«Киләчәк һөнәреңне сайлау — һәркем тормышында мөһим адым. Һөнәр сайлаганда баланың тумыштан булган яки уку елларында ачылган сәләтенә һәм омтылышына игътибар итәргә кирәк», — дип киңәш бирде Алсу Мөхәммәтова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100