news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда элемтә хезмәтләренең сыйфатын яхшырту айлыгы нәтиҗәләре игълан ителде

Аннан күренгәнчә, кулланучыдан алынган дәгъваларның төп өлеше кәрәзле элемтә сыйфатына карый

(Казан, 1 март, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). 24 гыйнвардан Татарстанда элемтә хезмәтләренең сыйфатын яхшырту айлыгы игълан ителгән иде. Ул элемтәнең барлык төрләрен – телефон элемтәсен дә, Интернет челтәренә ялгануны да, телевизион сигналлар тапшыруны да колачлады. Айлыкка нәтиҗәләр бүген ТР Хөкүмәте йортында узган матбугат очрашуында ясалды. Брифингта ТР Премьер-министры урынбасары-мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, ТР Министарлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе урынбасары Айрат Хәйруллин, Элемтә, мәгълүмат технологияләре һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР идарәсе җитәкчесе Айрат Зарипов катнашты.
Министр Николай Никифоров хәбәр иткәнчә, айлык барышында Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгына гражданнардан 1244 мөрәҗәгать алынган. Билгеле булганча, министрлык порталында гыйнвар азагында кулланучыдан элемтәнең сыйфатына кагылышлы дәгъваларны кабул итүче хезмәт эшли башлаган иде. Кулланучыдан килгән мөрәҗәгатьләрнең 85 проценттан артыграгы шушы юл белән алынган. 185 мөрәҗәгать “кайнар линия” телефоны аша җиткерелгән. Мөрәҗәгатьләрнең яртысыннан артыграгы – 57 проценты кәрәзле элемтә сыйфатына караган.
“Дәгъвалар, элемтәнең сыйфаты белән генә чикләнми. Техник хезмәт күрсәтүнең сыйфатына канәгатьсезлек белдерелгән мөрәҗәгатьләр дә шактый алынды. Кулланучы техник ярдәм күрсәтү операторларына шалтыратып булмаудан зарлана”, - ди министр. Ул, гомумән алганда, мөрәҗәгатьләрнең берсе дә игътибарсыз калмады, дип ассызыклады. “Айлык барышында күрелгән чаралар элемтәнең барлык төре буенча да клиентларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртты, операторларның кулланучы мөрәҗәгатьләре белән эшләү вакытын кыскартты”, -ди Никифоров.
Айлык барышында Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, Роскомнадзор, ТР Министрлар Кабинеты вәкилләреннән торган эксперт эшче төркем “МТС”, “ВымпелКом”, “Мегафон”, “НСС”, “СМАРТС” кәрәзле операторлары тәэмин итә торган элемтәгә тест уздырган. Тикшерү барышында Казанның Кремль урамы – Карл Маркс урамы-Ленин дамбасы-Чистай урамы-“Миллениум” күпере- Горький паркы- К.Маркс – Кремль урамы маршруты буенча элемтәнең ни дәрәҗәдә өзлексез булуы сыналган. Моннан тыш, Чаллыда, Әлмәт, Түбән Камада, Яшел Үзәндә, Казан-Чаллы, Казан-Яшел Үзән, Казан-Әлмәт, Казан-Кама Тамагы, Казан-Чистай трассаларында кәрәзле элемтә сыйфаты сыналган. “Нәтиҗәдә, проблемалы 30 зона булуы ачыкланды. Казанда иң проблемалы участок булып Миллениум күперенең уң ягында- Чистай-Әмирхан-Четаев урамнары киселешендә күп фатирлы яңа йортлар урнашкан зона санала”, - ди министр.Биредә яшәүчеләрдән барлык кәрәзле операторлар буенча дистәләрчә дәгъвалар алынган. Николай Никифоров биредә кәрәзле элемтәнең начар эшләвен элемтә җиһазларын урнаштыру өчен уңайлы урын булмау белән бәйләп аңлатты. “Әлегә бу яңа микрорайонда хәлләр элемтә хезмәтләренә ихтыяҗны вакытында канәгатьләндерергә тулы мөмкинлек бирми. Мондый төзелеш мәйданнарында проблемалар килеп чыгасын алдан күреп планлаштыру кирәк. Бу мәсьәлә кәрәзле операторлар, торак йортлардагы идарә компанияләре, Торак милекчеләре ширкәтләре белән берлектә хәл ителергә тиеш. Хөкүмәт, муниципалитет ярдәме белән бу урыннарда кәрәзле элемтә җиһазлары урнаштыру өчен махсуслаштырылган урыннар сайларга кирәк булачак. Анда тигез шартларда берьюлы 4 кәрәзле оператор җиһазы урнаштырыла ала”, - ди министр. Тагын бер проблемалы зона - “Казан” Халыкара аэропорты белән шәһәр арасы. Бу трассада ким дигәндә элемтәнең сыйфатында проблемалар чыга торган ике участок бар. “Бу участокка хезмәт күрсәтүче гамәлдәге база станцияләренең берсе бүген дә дизель генераторында эшләвен дәвам итә. Анда даими энергия белән тәэмин итү мөмкинлеге юк. Кәрәзле операторларга проблемаларын чишәргә ярдәм итәргә тиешбез”, - ди министр.
Аның белдерүенчә, министрлык Татарстанда эшләүче федераль кәрәзле операторлар белән февраль-март айларында тагын 268 база станциясен эшләтеп җибәрү турында килешүгә ирешкән. Бу станцияләр, беренче чиратта, проблемалы участоклардагы хәлне чишәргә ярдәм итәргә тиеш. Февраль аена планлаштырылган станцияләрнең бүген инде 106 сы эшләтеп җибәрелгән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100