Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда электр энергиясе куллану 5,5 процентка арткан
2022 елның I кварталында Татарстанда электр энергиясен куллану 7 187,5 млн кВт.сәг. тәшкил итте. 2021 елның гыйнвар-марты белән чагыштырганда бу күрсәткеч 5,5 процентка арткан. Бу хакта бүген «Челтәр компаниясе» АҖ директорлар советы утырышында хәбәр иттеләр. Аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.
Елның беренче өч аенда Урта Идел Орбиталь энергетика системасының электр энергиясен куллануның фактик күләме (анда Татарстан да керә) 30,1 млрд кВт тәшкил итте.
Агымдагы елның гыйнвар-март аенда 3 203 млн сум (өстәмә кыйммәткә салымнан башка) капиталь керемнәре үзләштерелгән.
Бу акчаның шактый күләме бүлү челтәрләре һәм югары вольтлы электр линияләре төзүгә һәм реконструкцияләүгә юнәлдерелгән.
Компания челтәрләренә кулланучыларны тоташтыру өчен 4 841 электр челтәре хуҗалыгы объекты кулланышка кертелгән, төзелгән электр линияләренең озынлыгы 119 км тәшкил иткән, 6 МВт трансформатор куәте кертелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз