news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

^Татарстанда ел саен 370кә якын бала йөрәк зәгыйфьлеге белән туа

^Татарстанда ел саен 370кә якын бала йөрәк зәгыйфьлеге белән туа

(Казан, 24 март, “Татар-информ”, Рифкать Тригулов). Татарстанда ел саен 370кә якын бала йөрәк зәгыйфьлеге белән туа (йөрәк авыруының барлыгы 90 төре бар). Хәзерге вакытта 1000 баланың 11ендә тумыштан йөрәк һәм кан тамырлары зәгыйфьлекләре бар. Бу хакта мәгълүмат бүген Дәүләт Советына үткән “Балалар йөрәгенә операция ясау өлешендә милли проектларны гамәлгә ашыру барышы турында” брифингы вакытында яңгырады.

Соңгы 3 елда Татарстанда йөрәк авырулары саны 1,25 тапкыр арткан, бу авыру диагностикасының яхшыруы турында да, яңа туган сабыйларда йөрәк зәгыйфьлекләренең кискен үсеше турында да сөйли. 2005 елда республикада 1540 сабыйда йөрәк авыруы ачыкланган.

Йөрәк авырулы балаларга кардиохирургия ярдәме ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика балалар клиник хастаханәсенең кардиохирургия бүлекчәсе базасында күрсәтелә. Бүлекчә 1995 елдан эшли һәм балаларга туганнан алып 15 яшькә кадәр оператив дәвалау үткәрә. Ел саен хастаханәнең кардиохирургия бүлегендә йөрәк һәм кан тамырларына 400-450 операция ясала, югары технологияле операцияләр өлеше 2005 елда 99,4 процент тәшкил иткән (2004 елда – 84,5 процент). Бүлектә шулай ук ясалма кан әйләнеше аппаратын кулланып, ачык йөрәккә 1000нән артык операция үткәрелгән.

Республика балалар клиник хастаханәсенең тумыштан йөрәк зәгыйфьлекләре булган балаларга ярдәм күрсәтүче бүлекчәләрендә дәвалауның нәтиҗәле ысулларын эзләү һәм гамәлгә кертү белән даими шөгыльләнәләр. Яшь балаларга операция ясауны үзләштерү Татарстанда сабыйлар үлемен киметүгә үз өлешен кертте. Әйтик, соңгы 8 елда тумыштан йөрәк зәгыйфьлеге булудан үлүчеләр саны 1000 сабыйга 2,7дән 0,9га кадәр кимегән. Кардиология һәм кардиохирургия патологиясе булган балаларга ярдәм күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен 2006 елның гыйнварында Клиник-диагностик кардиология үзәге төзелгән. Үзәкнең төп бурычы - бөтен республика территориясендә йөрәк авырулы сабыйларга квалификацияле ярдәм күрсәтүнең бердәм системасын оештыру.

ТР Социаль-икътисади үсеш программасы кысаларында 2006 елда Республика балалар клиник хастаханәсен модернизацияләүгә 400 миллион сум күләмендә финанслау планлаштырылган, тагын 50 миллион сумы тумыштан йөрәк авырулы сабыйларны оператив дәвалауга бүлеп бирелгән.

Брифингта ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Чыңгыз Мәхмүтов, республика Сәламәтлек саклау министрлыгының баш педиатры Гүзәл Яруллина, Республика балалар клиник хастаханәсенең баш табибы Евгений Карпухин, әлеге хастаханәнең кардиохирургия бүлеге мөдире Леонид Миролюбов, хастаханәнең Клиник-диагностик кардиология үзәге җитәкчесе Елена Игнашина катнашты.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100