news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда экология өчен киләсе өч елга 38 процентка күбрәк акча каралган

2022-2024 елларда республика табигатен саклауга 13,2 млрд, шул исәптән федераль бюджеттан 10 млрд сум акча бүлеп бирергә җыеналар.

Татарстанда экология өчен киләсе өч елга 38 процентка күбрәк акча каралган

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанда табигатьне саклау чараларын тормышка ашыру өчен киләсе өч елга алдагы период белән чагыштырганда 38 процентка күбрәк акча бүлеп биреләчәк.

«2019-2021 елларда Татарстанда табигатьне саклау чараларын гамәлгә ашыру өчен 9,6 млрд сум, шул исәптән федераль бюджеттан 6,6 млрд сум акча бүленде. 2022-2024 елларда барлыгы 13,2 млрд, шул исәптән, федераль бюджеттан 10 млрд сум бүленүе планлаштырыла», — диде Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта.

2021 елда Татарстан «Экология» илкүләм проектының дүртесендә («Иделне савыктыру», «Чиста ил», «Урманнарны саклау», «Уникаль су объектларын саклау») катнашып, табигатьне саклау эшләрен гамәлгә ашырган. 2022 елда республика «Россия территориясендә суларның тискәре йогынтысыннан саклану һәм гидротехник корылмаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү» проектында да катнашачак.

«Иделне савыктыру» проекты кысаларында Татарстан территориясендә 13 су чистарту корылмасы төзү һәм реконструкцияләү каралган булган. Шуларның уникесендә эш төгәлләнгән. «2021 елда Идел елгасын иң нык пычратучы объектка — Казанның аккан (канализация) суларын чистарту корылмасына реконструкция башланды. Ул бөтен аккан су күләменең 42 процентын тәшкил итә», — диде Александр Шадриков.

Алдарак хәбәр ителгәнчә, 2021 елда Казандагы ләм кырларын рекультивацияләү эше башланган. Эшне тәмамлау срогы 2024 елга билгеләнгән. Әлеге проект 8 млрд 125 млн сумга бәяләнә.

«Әлеге ике проектны тормышка ашыргач, Казанда һәм Идел елгасы агымы буенча түбәндәрәк урнашкан башка торак пунктларда яшәүчеләрнең тормыш сыйфаты яхшырачак», — диде министр.

Александр Шадриков Идел елгасына куркыныч янаган тагын бер объектны — Озерное нефть ятмасындагы кулланыштан төшкән торбаларны юк итү планлаштырылганын әйтте. «Алар елгага гына түгел, республика халкына да куркыныч яный. Су саклагыч 900 мең кешегә су чыганагы булып тора», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100