news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Covid-19 белән авыручылар саны дүртенче көн рәттән арта бара

Соңгы тәүлектә Татарстанда яшәүче 77 кешедә коронавирус ачыкланган. Авырулар санының тәүлеклек күрсәткече үсү 26 гыйнвардан арта бара. Стопкоронавирус.рф порталында шундый мәгълүматлар китерелә.

30 авыручыны хастаханәдә дәвалау кирәк булган, савыккан 33 кеше хастаханәләрдән чыгарганнар. Пандемия башланганнан бирле республикада ковидның барлыгы 195 087 очрагы теркәлгән, 192 153 кеше сәламәтләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100