Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның дүрт кешесен «Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы оешуга 100 ел» медале белән бүләкләде, диелә ТР Президенты сайтында урнаштырылган карарда.
РФ Тикшерү комитеты Татарстандагы тикшерү идарәсенең аеруча мөһим эшләрне тикшерү буенча беренче бүлек җитәкчесе, юстиция полковнигы Рамил Билалов һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы җинаятьчеләрне эзләү идарәсенең бүлек башлыгы, полиция полковнигы Рефат Катипов әлеге медальгә җәмәгать иминлеген тәэмин итү, законлылык һәм хокук тәртибен ныгытудагы хезмәтләре өчен лаек булды.
РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгының ресурслар өлкәсендә Дәүләт сәясәте һәм җайга салу департаменты директоры Роман Минухин һәм «Юристъ» Хокук агентлыгы ҖЧҖ директоры Илсур Исханов республиканың социаль-икътисади потенциалын ныгытуга сизелерлек өлеш керткән һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен бүләкләнде.