news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда дизель ягулыгының бәясе арту дәвам итә

Татарстанда 21-28 ноябрьдә дизель ягулыгына бәя арткан. Уртача алганда, аның бер литры 14 тиенгә (53,44 сумнан 53,58 сумга кадәр) кыйммәтләнгән. Бу быелның башына караганда 2,69 сумга кыйбатрак, диелә Татарстанстат мәгълүматларында.

Шул ук вакытта, әлеге атнада барлык маркадагы бензинның бәясе элеккечә калган: бүген АИ-92 – 45,95, АИ-95 – 49,4, АИ-98 һәм аннан югарырак маркалар 60,77 сум тора.

Искәртеп узабыз, АИ-92 һәм АИ-95 маркалы бензинның бер литры әле дә булса ел башындагыдан түбәнрәк бәягә сатыла: АИ-92 – 3, АИ-95 11 тиенгә арзанрак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100