news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда дини остазларга багышланган фильм төшерелә

Гарифулла хәзрәт Гайнуллин турында хатирәләр барлана

 (Казан, 13 гыйнвар, "Татар-информ"). ТР МДНнең дәгъват бүлеге хезмәткәрләре озак еллар Аллаһ юлында хезмәт иткән, җәмгыятебездә рухи-әхлакый кыйммәтләрне таратуга саллы өлеш керткән дини остазларга багышланган фильм төшерүне дәвам итә.

ТРМДН матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 12 гыйнварда төшерү төркеме совет чорында бик күп мөселманнар өчен рухи остаз булган, югары әхлак үрнәген күрсәтеп яшәгән Гарифулла хәзрәт Гайнуллинның (1894-1984) кызы Зөбәрҗәт абыстай белән очрашып, аның әтисенә бәйле хатирәләрне барлады.

Гарифулла хәзрәт Гайнуллин тумышы белән Буа районының Аксу авылыннан булган. Аңар Беренче Бөтендөнья сугышында да, Бөек Ватан сугышында да катнашырга туры килгән. Совет заманында Мәрҗани мәчетенә йөри, яшерен рәвештә зикерләр әйтергә, догалар укырга укучылар җыя торган була. 1957 елда хәзрәтнең хаҗ кылуы билгеле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100