news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстанда даруларга бәяләр әлегә зур үзгәреш кичермәячәк
1 гыйнвардан Россиядә яшәү өчен мөһим һәм кирәкле булган даруларга бәяләр дәүләт тарафыннан җайга салыначак
Скопировать ссылку
(Казан, 12 гыйнвар, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 1 гыйнвардан Россиядә яшәү өчен мөһим һәм кирәкле булган даруларга бәяләр дәүләт тарафыннан җайга салыначак. 6 августта Россия Федерациясе Хөкүмәте “Кеше гомерен саклап калу өчен әһәмиятле һәм кирәкле булган даруларга бәяләрне җайга салуны камилләштерү” турында Карар кабул итә. Аны эшләүдә Татарстан Республикасы Тарифлар комитеты да катнаша. Әлеге документ бәяләр үсүен контрольдә тота һәм җайга сала алачак, дип белдерде бүген журналистларга биргән әңгәмәсендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева. Бүгенге көндә РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы тарафыннан җитештерүче куйган бәянең чиген теркәү методикасы эшләнгән. Бүген әлеге методика инде гамәлгә ашырыла башлаган. 11 гыйнвардан сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәт дару житештерүчеләр куйган бәяне теркәү эшен башлап җибәргән.
Аның сүзләренә караганда, моңа кадәр фармация базарында арадашчылар күп булу сәбәпле, төрле даруханәләрдә препаратларга төрле бәя куела иде. Россиядә арадашчылар саны 4,5 меңгә җитә иде. Бу оешмалар бәяне теләгән вакытта күтәреп тә куя алды. Дарулар күпләп һәм ваклап сатылганда, бәягә өстәлмәләр дәүләт тарафыннан җайга салынмаган булган. Хәзер исә дәүләт яшәү өчен мөһим булган даруларга җитештерүчеләр куйган бәяне мәҗбүри рәвештә теркәячәк. Андый дарулар исемлеге тиздән Россия матбугатында басылып та чыгачак. Аннан шифасыз дарулар чыгарылачак, яңа дарулар кертеләчәк дип уйланыла. Дару төрләре 658дән 500гә кадәр кыскартылыр дип көтелә.
“Илебездә җитештерелә һәм чит илләрдән китертелә торган даруларга карата төрле методика эшләнә. Чит илләрдә җитештерелелгән даруларга бәяне теркәгәндә, җитештерүче илдә куелган бәя һәм бу дару теркәлгән аерым илләрдәге минималь бәя исәпкә алыначак. Хөкүмәт Карары шулай ук күпләп сатканда куелган өстәлмәләр чиген дә раслаячак. 1 мартка кадәр илебезнең барлык субъектларында да дару бәяләренә өстәлмәләр теркәлергә тиеш”, - диде министр урынбасары.
Фәридә Яркәева искәртеп үткәнчә, әлегә Татарстан даруханәләрендә дару бәяләре артык үзгәрмәячәк. Үзгәрешләр кертү процессы әкрен барачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot