news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда дәүләт учреждениеләре өчен сатып–алуларны оптимальләштерү хисабына 9 айга каралган акчаларның өчтән береннән артыгы янга калган

Татарстанда дәүләт учреждениеләре өчен сатып–алуларны оптимальләштерү хисабына 9 айга каралган акчаларның өчтән береннән артыгы янга калган

(Казан, 4 октябрь, «Татар–информ», Игорь Черепанов). Татарстанда дәүләт учреждениеләре өчен сатып–алуларны оптимальләштерү хисабына 9 айга каралган 19 миллиард сумның өчтән береннән артыгы янга калган. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында булган брифингта ТР Дәүләт заказы агентлыгы генераль директоры Яков Геллер хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак–коммуналь хуҗалык министрлыгы иң экономияле дип табылган, ул үзенең эчке ихтыяҗларына дәүләт акчаларының өчтән берен генә тоткан. Әлеге күрсәткеч буенча икенче һәм өченче урыннарны Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек һәм Сәламәтлек саклау министрлыклары бүлешкән. Шул ук вакытта, директор билгеләп узганча, дәүләттән заказчыларның барысы да ачык конкурслар системасына күчмәгән. Мондый килешүләр саны яртыдан да кимрәк. Алары да бу планда алга киткән Финанслар, Юстиция һәм Эчке эшләр министрлыклары хисабына гына. Я.Геллер иң ябык дип ТР Архитектура һәм төзелеш, ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыкларын һәм Казан Кремлен атады. Аның фикеренчә, беренче ведомство эшчәнлеге, башкаланың 1000 еллык юбилеена әзерлеккә бәйле рәвештә, аукционнар оештыруга вакыты җитмәү белән аңлатылса, калганнарының яшеренлеге Исәп–хисап палатасы һәм башка тикшерү оешмаларының җитди тикшерү предметына әверелгән.

Агентлык җитәкчесе дәүләт заказы структурасында тауар белән тәэмин итүчеләр турында сөйләгәндә, Татарстанның кече бизнесы вәкилләренең өлешләре артуны билгеләп узды. «Әгәр узган ел ул 2 миллиардтан аз гына артып киткән булса, ә хәзер ике тапкыр күбрәк һәм 9 ай эчендә гомум күләмнең 43 процентын тәшкил итә», дип ассызыклады. Аның фикеренчә шундый ук тенденция дәүләт заказында инвалидлар хезмәтен кулланучы предприятиеләр катнашуында да чагыла. 2004 елда алар үзләрен якынча 40 миллион сумга гарантияле тәэмин иткән, ә гыйнвардан сентябрьгә кадәр 96 миллион сумлык килешү төзегән.

Шул ук вакытта Яков Геллер республика читтән сатып алган продукция өлеше артык югары, дип билгеләп үтте. 9 айда чыгымнарның бу маддәсе буенча бирегә 3 миллиард сумлык төрле тауар кертелгән, шул исәптән үзебездә җитештерергә мөмкин булган медицина җиһазлары.

Генераль директор дәүләт заказларын тәэмин итүнең иң экономияле һәм нәтиҗәле ысулы дип электрон сатып алуларны атады. Аның сүзләренчә, ел башыннан бу система буенча 1800 интернет-сессия үткәрелгән, аларда сигез меңгә якын катнашучы теркәлгән. “Нәтиҗәдә 342 миллион сумлык башлангыч бәя 18 процентка төште”, - дип билгеләп үтте. Аның фикеренчә, бу законлаштырылган форманың бюджет өчен өстенлекләрен бар кеше дә файдаланмый. Закон нигезендә, сатып алучылар сайтка үз ихтыяҗлары турында мәгълүматны, контракт проектын һәм конкурс документларын сатулар алдыннан бер ай кала бирергә тиеш. Соңрак заказчы сатуларның беркетмәсен дә урнаштырырга тиеш.

Генераль директор хәбәр иткәнчә, шундый ук процедура муниципаль берләшмәләр өчен дә каралган. “Агентлык Хөкүмәт күрсәтмәсе буенча аларның рәсми сайтларын эшкәртү белән шөгыльләнә инде, чөнки яңа елдан ярты миллион сумнан арткан күләмдә аукцион игълан иткән очракта, бу таләп бөтен кеше өчен мәҗбүри булачак”, - диде ул. Агентлык җитәкчесе мондый алымның өстенлеген Россия төбәкләре өчен Татарстанның мәгълүмат ресурсын төзүдә күрә. Аның сүзләренчә, намуссыз тауар белән тәэмин итүчеләр реестрын бастыру тагын бер яңалык булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100