news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда быелга тагын 10-15 биотермик чокыр ясау өчен акча бар, районнардан заявкалар кабул ителә

Хәзергә 1037 биотермик чокыр гамәлдә санала, шулай ук 1065 түләмә авырулы хайваннар өчен иске үләт базлары документларда теркәлгән, ләкин шуларның 261енең торак пунктларда кайсы турыда икәне билгеле түгел

(Казан, 28 февраль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Татарстанда түләмә (сибирская язва) авырулы үлгән кош-корт, хайваннарны күмә торган бетон саркофаглы үләт базы план буенча 804 берәмлек төзелергә тиеш булып, шуларның хәзергә 777е тиешле тәртипкә китереп эшләнгән. Бу исә пландагының 96 проценты, шул исәптән 39 районда эш күләме тулысынча башкарылган.

Татарстанда экологик куркынычсызлык, табигатьтән файдалану һәм санитар-эпидемиологик иминлек буенча ведомствоара утырышында биологик калдыкларны утильләштерү проблемасын хәл итү өчен 2007 елның 19 октябренда ТР Президенты тарафыннан салынган йөкләмәне үтәүнең гамәлдәге торышы каралган Татарстанда экологик куркынычсызлык, табигатьтән файдалану һәм санитар-эпидемиологик иминлек буенча ведомствоара утырышта бүген ТР Министрлар Кабинетының ветеринария буенча Баш идарәсе җитәкчесе Булат Камалов шулай дип игълан итте.

Шулай да, Бөгелмә (11 урынына - 10), Биктау (23 урынына – 20) , Яшел Үзән (24 урынына – 12), Кукмара (планда - 53, ә гамәлдә - 42) районнарында эш төгәлләнмәгән. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә ясалырга тиешле 308 биотермик чокырның 271е генә әзер һәм план 87 процентка үтәлгән. Инде 37 биотермик чокыр ясау-җиһазлау буенча эшләр тәмамланмаган: Кайбыч белән Спаста – 10ар, Чирмешән белән Әтнәдә - 8әр, Арчада – 7, Зәйдә - 6, Азнакай һәм Әгерҗедә – 5әр, Аксубай, Баулы, Чүпрәле, Кукмара, Яшел Үзән, Яңа Чишмә, Тәтештә - 3әр, Мөслим, Әгерҗе белән Алексеевскида - 2шәр, Буа, Алабуга, Минзәлә, Саба, Питрәч районнарында – 1әр.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында министр Артем Сидоров рәислегендә барган утырышта әйтелгәнчә, типтагы биотермик чокырлар ягыннан Баулы, Алабуга, Кукмара, Мамадыш, Минзәлә, Чистай, Питрәч, Тукай, Чирмешән, Апас, Түбән Кама, Кама Тамагы, Мөслим районнарында һәм Чаллы шәһәрендә алар гамәлдә төгәлләнгән. Дөрес, Биектау белән Теләчедә шундый чокырлар ясау эшләре әлегә нокта куелмаган, гәрчә шуңа дигән акча инде күчерелгән булса да, диде Б.Камалов. Аның сүзләренчә, быелга тагын 10-15 биотермик чокыр ясау өчен акча бар, апрель-майларга кайсы район башкарып чыгарга алынса, шунда ук акча җибәреләчәк. Кукмарада 11, Яшел Үзәндә 12, Биектауда 3, Бөгелмәдә 1 - барлыгы 27 түләмә авырулы үлгән хайваннар өчен дигән үләт базы тиешенчә җиһазландырылмаган һәм болар - генераль подрядчы вөҗданында, диде докладчы.

Болардан кала, Апас районында Зөя елгасы, Минзәләдә Ык сулары калкулыктагы үләт базы яннарын юдырта, шуңа күрә аларның бөтенлегенә зыян килә. Бу хәлләргә киртә кую максатында, ярларны ныгыту өчен, республика бюджетыннан барлыгы 6, 6 млн. сум акча каралган.

Чыгышында ТР Министрлар Кабинетының ветеринария буенча Баш идарәсе җитәкчесе Булат Камалов аерым игътибар биргәнчә, республикадагы 1037 биотермик чокыр гамәлдә санала, шулай ук 1065 түләмә авырулы хайваннар өчен иске үләт базлары документларда теркәлгән, ләкин шуларның 261енең торак пунктларда кайсы турыда икәне билгеле түгел, төп сәбәп - әллә кайчангы булуда.

Узган елны 191 биотермик чокыр һәм “түләмәле” үләт базы тикшерелеп, шул исәптән 48е прокуратура белән берлектә, хилафлыкларны бетерү буенча 86 тәкъдим-йөкләмә бирелгән, административ җаваплылыкка тарту буенча 77 эш кузгатылган һәм 217 мең сум гомуми суммада штраф салынган, 18 материал иҗтимагый хөкемдарларга әзерләп тапшырылган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100