news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда буран һәм температураның 0 градуска кадәр җылынуы көтелә

19 гыйнварда Татарстанда яңадан буран булуы, карт көртләре һәм көчле җил көтелә. Республикада җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин.

(18 гыйнвар, Казан, «Татар-информ»). 19 гыйнварда Татарстанда яңадан буран булуы, карт көртләре һәм көчле җил көтелә. Республикада җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы гидрометеорология үзәге.

Буран вакытында күз күреме 1-2 километрга кадәр начарлана. Юлларда бозлавык, кар көртләре һәм кар измәсе булырга мөмкин.

Төнлә һаваның температурасы -7 градустан алып -2 градус, көндез исә -5 һәм 0 градуска кадәр җылыта.

Алдарак «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы кар һәм көчле бураннарның Татарстанда атна азагына кадәр сакланачагын язган иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100