Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда бүген яшенле яңгырлар һәм +30 градуска кадәр җылылык көтелә
Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, көндез урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгырлар явачак, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология үзәгендә. Шулай ук көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан көчле җил көтелә, аның тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итәчәк, ә көндез урыны белән 15-20 метрга кадәр көчәячәк.
Көндез һава +22...+27 градуска кадәр җылыначак, көнчыгышта – +30 градуска кадәр.
Казанда шулай ук алмашынучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан исә, аның тизлеге секундына 6-11 метр, урыны белән 15-17 метр тәшкил итә. Башкалада көндез максималь температура +24...+ 26 градус булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз