news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Бөек Ватан сугышында турыдан-туры катнашкан 359 кеше яши

Татарстанда Бөек Ватан сугышында турыдан-туры катнашкан 359 кеше гомер итә. ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында шулай дип белдерде.

«Вакыт аяусыз, Бөек Ватан сугышында катнашучылар кимегәннән-кими. Безнең бурыч – һәркемнең батырлыгын саклау, тарихны бозып күрсәтү һәм яңадан язуга юл куймау. Моңа дөрес фактлар һәм саннарга нигезләнеп кенә каршы торырга мөмкин», - диде вице-премьер.

Фазлыева билгеләп үткәнчә, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга тиңләштерелгән категориядә, камалыштагы Ленинградта яшәүчеләр, концлагерьларның балигъ булмаган элеккеге тоткыннарын да кертеп, 17 938 кеше исәпләнә.

«2015 елда барлык категорияләргә кергән гражданнар саны – 76 839, Бөек Ватан сугышында турыдан-туры катнашучылар 3 589 кеше иде», - дип искәртте ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100