news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә шигъри җыентык бастырачаклар

Татарстанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Ватанны саклаучыларга багышланган икенче шигырьләр җыентыгы басылып чыгачак. Казанлыларга бастырып чыгару өчен үзләренең туганнары һәм якыннары – фронтовиклар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балаларының әсәрләрен тапшырып, геройлар истәлеген мәңгеләштерүгә үз өлешләрен кертергә тәкъдим итәләр. Әсәрләр рус яки татар телләрендә булырга мөмкин. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җыентык формалаштыру өчен шигырьләрне, авторларның кыскача биографияләрен һәм әдәби мираслары сакланган ветераннар яки аларның туганнары турында мәгълүматны 15 февральгә кадәр ТР тарифлар буенча Дәүләт комитетына электрон почта аша җибәрергә кирәк (Hamida.Nigmatullina@tatar.ru яки kt@tatar.ru). Темада «шигырьләр җыентыгы өчен» дип күрсәтергә кирәк. Хатларны «Россия почтасы» тарафыннан түбәндәге адрес буенча җибәрергә: 420015, Казан, Карл Маркс ур., 66, шулай ук шәхсән алып килергә була. Кирәк булганда, комитет хезмәткәрләре үзләре ветераннар һәм аларның якыннары янына бара ала.

Исегезгә төшерәбез, беренче шигырьләр җыентыгы 2021 елда ТР тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе Александр Груничевның шәхси инициативасы белән «Ветеран белән якшәмбе көне» социаль проекты кысаларында басылып чыкты. Кайбер авторлар белән очрашып, хәзерге буынга шигырьләр рәвешендә аларның видеомөрәҗәгатен яздырып ала алганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100