news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы буенча 1212 территорияне төзекләндерү төгәлләнә

Татарстанда «Безнең ишегалды» республика программасы буенча быел 1212 ишегалды территориясен төзекләндерү эшләре төгәлләнәчәк. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты утырышында «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры урынбасары Венера Камалова хәбәр итте.

«Программаны гамәлгә ашыруның ике елы эчендә, 2020-2021 елларда, ә хәзер өченче ел бара, 2167 ишегалды төзекләндерелде. Биш ел эчендә барлыгы 7 мең ишегалды төзекләндерелергә тиеш. Бу программа бөтен республика буйлап җәелдерелде», – дип сөйләде Венера Камалова .

Камалова сүзләренә караганда, 2020-2024 елларга программаның гомуми бюджеты 50 миллиард сум тәшкил итә.

«Программа 2020-2022 елларда 890 мең кешене колачлады. Программаны тормышка ашыру барлыгы 2 миллион кешегә кагылачак. Тик, асылда, бер генә гаиләне дә бу программа әйләнеп узмаячак, аның белән һәркем кисешәчәк», – дип билгеләп үтте ул.

Фонд директоры урынбасары ассызыклаганча, программа халыкның теләкләрен исәпкә алып тормышка ашырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100