news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда берничә ел дәвамында кызын көчләгән иргә хөкем карары чыгарылды

Суд аны махсус режимлы төзәтү колониясенә хөкем итте һәм ирегенә чикләү салды.

 (Казан, 29 апрель, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Югары суды 36 яшьлек Андрей Щенниковны үзенең кече яшьтәге кызын көчләүдә гаепле дип тапты һәм аңа карата хөкем карары чыгарды.

ТР Прокуратурасы хәбәрендә әйтелгәнчә, ир РФ Җинаять Кодексының 132нче маддәсе 5нче өлешендә каралган җинаять сыйфатлары (моңа кадәр дә балигъ булмаганның җенси кагылсызлыгына каршы җинаять кылган өчен хөкем ителүче тарафыннан балигъ булмаган затка мөнәсәбәттә җенси характердагы гамәлләр) һәм 132нче маддәнең 3нче өлешендә каралган җинаятьтә (балигъ булмаган затка мөнәсәбәттә җенси характердагы көчләү гамәлләре) гаепле дип табылды.

Щенниковның 2012-2014 еллар дәвамында Лениногорскида берничә мәртәбә үзенең кече яшьтәге кызына мөнәсәбәттә көчләү гамәлләре кылганлыгы исбатланган. Суд Щенниковны 22 елга махсус режимлы төзәтү колониясенә хөкем итте һәм 18 яше тулмаганнар белән педагогик, тәрбия һәм тренерлык-укыту эшчәнлеге белән шөгыльләнү хокукыннан 6 елга мәхрүм итеп, 2 елга ирегенә чикләү салды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100