news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда беренче «Автоледи» исеменә Казанда яшәүче туташ лаек булды

Бүген Казанда республика дәрәҗәсендә хатын-кызлар арасында уздырылган «Автоледи» бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды.

Беренче автоледи исемен республика башкаласында яшәүче Карина Мөхәммәтҗанова яулады.

Икенче урынны Казанда яшәүче Елизавета Заһидуллина алды, ә өченче урын Чаллыдан Наталья Борисенкога бирелде. Бүләкләү тантанасы барышында җиңүчеләргә һәм призерларга кубоклар, дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

«Егерме икенче тапкыр хатын-кызлар арасында машина йөртү осталыгы конкурсы уза. Ел саен ул яңартыла һәм камилләштерелә. Безнең гүзәл кызларыбызның машина йөртү осталыкларын күрсәтүләрен һәм аларны иҗади конкурста күрү бик күңелле», – дип котлады катнашучыларны «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе директоры Рифкать Миңнеханов.

Быел конкурсның финал этабында 12 автомобиль йөртүче катнашты. Алар Татарстанның дүрт районында узган ярышларның зона этапларында иң яхшы нәтиҗә күрсәткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100