news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 26 градуска кадәр җылытачак

Иртәгә, 2 июльдә, Татарстанда җылытачак. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава булачак. Урыны белән бераз яңгыр явачак. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк, дип билгеләп үтә синоптиклар.

Төбәк буенча һава температурасы төнлә +8..+13 градус (Казанда – +10..+12) тәшкил итәчәк. Көндез һава +21..+26 градуска кадәр җылына. Республика башкаласында +23..+25 җылылык көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100