Бүген, 25 майда, Татарстанда тотрыксыз һава торышы саклана, әмма температура фоны бераз күтәреләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән, шулай ук Казанда, бераз яңгыр явуы көтелә. Көньяк-көнбатыштан искән талгын җил юнәлешен төньяк-көнбатышка үзгәртәчәк, дип искәртә синоптиклар.
Көндез һава температурасы республикада +11..+16, Казанда +11..+13 градус тәшкил итәчәк.