news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда кырау төшүе ихтимал

Иртәгә Татарстанда һава һәм туфракның температурасы кабат -1 градуска кадәр суыныр дип көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Сишәмбе көнне төбәктә яңгырлы була, төнлә урыны белән явым-төшем көтелә. Термометр баганасы +1 градуска кадәр төшәчәк, көндез +10 градустан +15 градуска кадәр җылыта.

Алдагы ике көндә температура фоны нормадан 6-7 градуска түбән булачак. Шулай итеп, 7 һәм 8 сентябрьдә төнлә термометр баганасы +8 градустан +2 градуска кадәр, көндез +9 градустан +14 градуска кадәр күрсәтәчәк.

Татарстан Гидрометеорология үзәгенең алдан әзерләгән фаразы буенча, җомга һәм шимбә көннәрендә республикада бик салкын һәм яңгырлы һава торышы саклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot