Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда бераз кар явуы һәм температура фонының төшүе көтелә
Бүген, 14 февральдә, Татарстанда салкын һәм шул ук вакытта шактый дымлы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республика өстендәге күк йөзе болытлы булып кала, кайбер урыннарда томан күзәтелә. Урыны белән, Казанны да кертеп, бераз кар явуы фаразлана.
Көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итә, көндез аның тизлеге секундына 13 метрга кадәр көчәя. Юлларда бозлавык хасил була.
Төбәк буенча көндез температура -5..-10 градус тәшкил итәчәк (ТР башкаласында -6..-8 градус).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз