news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бер атна эчендә бензин бәясе үзгәрмәде

Казанда узган атнада бензинның барлык маркаларына һәм дизель ягулыгына бәяләр тотрыклыланды. 10-17 июнь көннәренә булган мәгълүматларны Татарстанстат чыгарды.

Исәпләүләр буенча, АИ-95 бензинының уртача бәясе үзгәрмәде – 49,3 сум , ә АИ-92 маркалы ягулыкның бер литры 45,9 сум, ә АИ-98 маркасыныкы 59,2 сумга тора. Дизель ягулыгының бер литры 52,3 сум тора.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2022 ел башыннан бирле АИ-92 бензинының бер литры 9 тиенгә, ә АИ-95 – 20 тиенгә арзанайды. Ә АИ-98 бензины һәм дизель ягулыгы кыйммәтләнгән. Әйтик, АИ-98 бензинының бәясе 1,3 сумга, ә дизель ягулыгы 1,4 сумга арткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100