news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда өлкән яшьтәге ханым, оныгын коткарам дип, аферистка 5 млн сум акча күчергән

Полициягә Түбән Камада яшәүче 71 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Ул мошенниклар корбаны булуын әйтте, дип хәбәр иттеләр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Хатын-кыз сөйләве буенча, кич белән оныгы шалтыраткан. Кыз ярдәм сораган – ул җитди юл-транспорт һәлакәтенә юлыгуын, зыян күрүчеләр барлыгын, үзенең гаепле икәнлеген сөйләгән.

Аннары трубканы хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштырган ир-ат алган. Ул күрсәтелгән счетка билгеле бер сумма күчереп булса, җинаять җаваплылыгыннан котылырга мөмкин булуын әйткән. Аннары сөйләшүне тагын бер ир-ат дәвам иткән, анысы, янәсе, табиб. Ул оныгының да юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргәнлеген һәм аңа катлаулы һәм кыйммәтле операция кирәклеге турында сөйләгән.

Оныгы өчен куркып, пенсионер ханым күрсәтелгән реквизитларга – 4,6 миллионнан күбрәк акча күчергән.

Акча җибәргәч, хатын-кыз оныгы белән элемтәгә керергә тырышса да, сөйләшә алмаган. Икенче көнне ул кызның әтисенә шалтыратып, бернинди юл-транспорт һәлакәте булмавын белгән. Шуннан соң пенсионер ханым полициягә мөрәҗәгать иткән.

«Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100