news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бензин бәяләре тотрыклыланды

Татарстанда 13-20 майда барлык маркадагы бензин бәяләре тотрыклыланды.

АИ-92 һәм АИ-95 маркалы бензин бәяләре элеккечә, 45,9 һәм 45,3 сум тәшкил итә, ә АИ-98 маркалысының литры – 59,2 сум. Шул ук вакытта ел башыннан АИ-92 маркалы бензин 8 тиенгә арзанайды, ә АИ-95 – 16 тиенгә. АИ-98 маркалы бензинның литры 1,3 сумга артты. Бу турыда Татарстанстат хәбәр итә.

13-20 май чорында дизель ягулыгы 3 тиенгә артты. Хәзер дизель ягулыгы бер литры уртача 52,3 сум тора, бу агымдагы ел башына караганда 1,4 сумга кыйммәтрәк.

Искәртик, «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, бер атна элек Татарстанда АИ-98 маркалы бензинның һәм дизель ягулыгының бәясе артты.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100