news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Башкорт киносы көннәре узачак

Тамашачылар игътибарына рус телендәге өч фильм тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 20 май, «Татар-информ»). 25-26 майда Татарстан Республикасында Башкорт киносы көннәре узачак. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.

Әмир Әбдрәзәков исемендәге «Башкортостан» киностудиясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, тамашачылар игътибарына рус телендәге өч фильм тәкъдим ителәчәк:

- «Дикарь» кыска метражлы уен фильмы (режиссеры - Фәрзанә Утарбаева);

- «Гильза» кыска метражлы уен фильмы (режиссеры - Динара Әбдрәшитова);

«Золотой дворец» кыска метражлы анимацион фильмы (сценарий авторы һәм режиссеры - Рим Шәрәфетдинов).

Фильмнар 25 майда 14.00 сәгатьтә - шәһәр тибындагы Кама Аланы бистәсенең «Чулман-Су» кинотеатрында, 26 майда 18.00 сәгатьтә Казанның «Мир» кинотеатрында күрсәтеләчәк.

Керү - ирекле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100