news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда барлык идарә органнары кичекмәстән ярдәм күрсәтү режимына күчерелде

Кичә Рөстәм Миңнеханов республикадагы барлык идарә органнары өчен югары дәрәҗәдә әзерлек режимы кертү турында боерыкны имзалады.

Татарстанда барлык идарә органнары кичекмәстән ярдәм күрсәтү режимына күчерелде
Рамиль Гали

(Казан, 5 февраль, "Татар-информ"). Һава торышы шартлары кискенләшү сәбәпле, Татарстанда барлык идарә органнары да кичекмәстән ярдәм күрсәтү режимына күчерелде. Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикадагы барлык идарә органнары өчен югары дәрәҗәдә әзерлек режимы кертү турында боерыкны имзалады.

Метеорологлар фаразы буенча, кичә кич, бүген көндез республикада көчле җил, юеш кар, бозлы яңгыр, буран көтелә. Җил тизлеге секундына 25 метрга җитәргә мөмкин.

Татарстан Президенты республикада килеп чыккан гадәттән тыш хәлләрне кичекмәстән төзәтү, халыкка ярдәм итү өчен барлык идәрә органнарын һәм көчләрне әзерлек режимына күчерде. Янгын сүндерүчеләр, табиблар, коммуналь хезмәт күрсәтүчеләр һәм башкалар даими әзерлектә, юлларда ярдәм күрсәтү өчен махсус штаб булдырылды. 

Кичә кичке сәгать җидедән Ведомствоара оператив штаб эшли башлады. Штаб республика территориясендәге вакыйгаларны күзәтеп тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot